На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Җиңел машина изелеп беткән». Танылган музыкант 21 яшендә авариядә һәлак булган

Комида коточкыч авариядә 21 яшьлек музыкант, логопед Артем В. һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ул «җиделе Жигули» машинасында микроавтобуска бәрелә. Җиңел машина изелеп беткән диярлек.

Республика Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Сыктывкар – Троицко-Печорск юлының 44нче километрында Артемның машинасы шуып китә башлый.

Ул колеяга эләккән булуы ихтимал. Шуннан соң ул каршы якка чыгып китә һәм «Mercedes» машинасына бәрелә.

Микроавтобуста 47 яшьлек пассажир хатын имгәнә.

Шаһитлар сүзләренчә, бу көнне юл начар, тайгак була, кар ява, күз күреме начар була.

«Без бу аварияне күрдек. Эш тизлектә, яки узарга чыгуда түгел, юл начар иде. Без ирем белән яхшы машинада бардык, иремнең йөртү тәҗрибәсе дә зур, тик ул да бер яктан икенче якка боргаланды. Егет бик кызганыч», – ди авария шаһиты Виктория.

Якыннары да Артем кагыйдәләрне беркайчан бозмавын искәртә. «Ул машинаны бик сак йөртте, зур тизлектә йөрмәде, кагыйдәләрне үтәде. Шулай килеп чыкты инде», – ди танышлары.

Гаиләсе бу фаҗигане авыр кичерә. Артемны миһербанлы, максатчан, музыка һәм балалар ярата иде, дип искә алалар. Артем тьютор булып эшли, сөйләме белән проблемалары булган балаларга ярдәм итә.

Ул рок-төркем төзегән, музыка язган. Алар төрле фестивальләрдә чыгыш ясап, йөзләрчә тамашачы җыйган. Хәзер төркемдәге егетләр киләчәктә ни буласын белмиләр, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх