На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Теләкләр кабул булсын өчен, яңгыр яуган чакта нинди дога укырга?

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында, яңгыр яуган чакта кылынган догалар кабул була, дип аңлаталар.

«Яңгыр, табигатьне чистарып, яшәртеп җибәрер өчен, Раббыбызның әмерен үтәргә ашыгып, тамчыларны тизрәк-тизрәк җиргә сеңдерергә тырыша. Һавада хуш ис чыга, табигать яңа бер сулыш алган кебек тоела.

Яңгыр – ул да булса Раббыбызның бер нигъмәте, аның үз файдасы һәм хикмәте бар икәнен беләбез. Һәм шул ук вакытта, зарар китермәсен дип, бер дога кылып куйсак, бик тә яхшы булыр. Шулай ук яңгыр яуган вакыт – дога кабул була торган вакытларның берсе булып та санала», – диелә хәбәрдә.

Һәм яңгыр яуганда киләсе махсус бер доганы да укырга киңәш ителә:

«Аллаһуммә саййибән нәәфигән.

اللّهُمَّ صَيِّـباً نافِـعاً»

Йә Аллаһ, бу яңгыр файда китерсен иде!»

Йә Раббым, яуган һәм явасы яңгырлар файда гына китерсен, бу яңгырлар зыян китермәсен, йә Аллаһ, безгә хәерлесен насыйп ит!» – диелә бу постта.

 

Ссылка на первоисточник
наверх