На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Белгеч: АКШ Россиягә ракеталар һөҗүме ясарга мөмкин

Россия, Кытай һәм Корея Халык-Демократик Республикасы (КХДР) территорияләрендәге объектларга АКШ кинәт һәм күпләп ракеталар һөҗүме ясарга мөмкин. Мондый фикерне хәрби эксперт Дмитрий Болтенков белдерде, дип яза «Лайф». Аның сүзләренчә, һөҗүм өчен Вашингтон Американың Япониядәге күп доменлы оператив төркеме подразделениеләрен эшкә җигәргә мөмкин.

Белгеч ачыклык керткәнчә, АКШның күп доменлы оператив төркеме берьюлы берничә батальоннан тора. Сүз разведка отрядлары, космик операцияләр, радиоэлектрон көрәш һәм башка төркемнәр турында бара. Болтенков сүзләренчә, РФ һәм башка державаларга һөҗүмне HIMARS һәм Typhon ракета комплекслары, шулай ук LHRW гипертавыш кораллары расчетлары кергән стратегик ут чаралары отряды ясарга мөмкин.

Эксперт Америка подразделениеләренең, мондый состав ярдәмендә, хәрби бурычларны бер үк вакытта биш урында үти алачагы турында әйтә. Аның сүзләренчә, һөҗүм чараларын куллану ераклыгы 300 дән 3000 чакрымга кадәр була ала.

«Япониядә Америка хәрби төркемен җәелдерү Россия, Кытай яки КХДРның ПВО (һава һөҗүменә каршы оборона) ракета системалары һәм «өслек – өслек» классы системалар урнашкан урыннарга кинәт һәм күпләп ракета һөҗүме ясарга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлаткан Болтенков «Известия» газетасына биргән интервьюсында.

Белгеч фикеренчә, Россия җавап чаралары күрергә тиеш. Вашингтон гамәлләренә җавап итеп, Мәскәүгә Америка төркемнәренең гамәлләрен даими күзәтү уздырырга, шулай ук үз яр буе ракета гаскәрләрен көчәйтергә кирәк.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх