На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

«Сине Салават абый атказанган итте» дигән сүзләр Данир Сабировның күңеленә тигән

Данир Сабиров телеграм-каналында үзен бик тә борчыган фикер турында сөйләде. Артист әйтүенчә, бик күпләр Данир Сабировка Атказанган артист исеме Салават Фәтхетдинов тырышлыгы белән бирелгән дип саный.

«Ни өчендер безнең халыкта шундый стереотип: «Салават (Данирны – ред.) атказанган итте». Күкрәк киереп әйтә алам, җәмәгать, Салават абыйның үзенә дә, сезгә дә, кем алдында да – мине Салават абый атказанган итмәде.

Бәлки башкаларны иткәндер, белмим, мин анда кергәнем дә юк. Может быть, не знаю. Тагын бер әйтәм: Салават абыйның иҗатын хөрмәт итәм, яратам, но мине ул атказанган итмәде. Итмәде. Әмма нигәдер бөтенесе: «Салават абыең сине атказанган итте инде, Салават абыең».

Салават абыйның үзенең тормышы, минем үземнең тормыш. Аның үзенең иҗаты, минем үземнең иҗат.

Миңа моны беренче кеше генә әйтми. Тик дөресе. Миңа бик соң бирделәр ул исемне, үз кыенлыклары да булды, тора-бара шул кыенлыкны ерып чыккач, миннән хөкүмәттәге бер зур абый «синең исем бармы» дип үзе сорады. Мин «юк» дидем, ул абый «тогда булыр» диде һәм сүзен үтәде», – дип аңлата бу исем бирелү тарихын Данир Сабиров.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх