На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Аш шулпасына ни өчен атланмай салалар? – Бер салсаң, гел саласы киләчәк!

Сыер мае – гадәти продукт кына түгел, аны төрле ризыкларны әзерләгәндә өстиләр. Аш шулпасына атланмай өстәү турында киңәшләр сайтында язалар.

Шулпага нигә сыер мае өстиләр?

  • Тәмне арттыра. Яшелчә яки мае аз булган ит белән шулпа әзер булгач, сыер мае салып җибәсәң, ул җитешмәгән майны тулыландыра. Ашны тагын да туклыклырак һәм аппетитлырак итә.
  • Текстураны йомшарта. Кремсыман консистенция бирә, шулпа тәме йомшак була.
  • Тәмнәрне «берләштерә». Бөтен ингредиентларны берләштерергә ярдәм итә. Катлаулы рецептлар өчен бигрәк тә мөһим.
  • Хуш ис өсти. Эри башлагач, өйдә май исе тарала, аппетитны уята.

Шулпага сыер маен ничек өстиләр?

  • Вакыты: пешеп бетәргә 5-10 минут калганда.
  • Күләме: 3-4 литрга 50-80 г май (бульонның майлылыгына карап).
  • Майны салып, эретеп бетерегез. Кәстрүлне уттан алып, капкачын каплап, 10 минут тотыгыз.

Борщка сыер мае салу: ни өчен һәм ничек?

  • Тәмне баета. Атланмай исе бирә, тәмне йомшак һәм бай итә.
  • Консистенцияне ныгытa. Әгәр борщ сыек чыкса, 50 г майны эретеп, 1 кашык он кушыгыз һәм шулпага шушы катнашманы салыгыз.
  • Яшелчәләр һәм тәмләткечләр исен көчәйтә, борщ тагын да аппетитлырак була.
  • Кушу вакыты: Әгәр майда кыздырып, яшелчәләр салсагыз, шунда 50 г атланмайны 5 минут кала өстәгез. Яки аш пешеп бетәр алдыннан 80 г майны кәстрүлгә салыгыз.

Май сайлау киңәшләре

  • Табигый сыер мае – майлылыгы кимендә 82%.
  • Диетик вариантлар – тозсыз май сайлагыз, ашарга пешергәндә тозны контрольдә тоту өчен.

Сыер мае салу өчен тагын киңәшләр

  • Яшелчә шулпасы – бер кисәк сыер мае туклыклылыкны арттыра.
  • Тавык шулпасы – май ит тәмен ныгайта.
  • Суп-пюре – кремлы текстура бирә.

Сыер мае – универсаль ингредиент, ул ашларны һәм борщны тагын да хуш ислерәк, туклыклырак, йомшаграк ясарга ярдәм итә. Бер тапкыр пешереп карасагыз, гел атланмай салырга теләрсез, ди оста хуҗабикәләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх