Башкортстанда машина йөртүче һәм салондагы пассажир хатын-кыз авариядән соң батып үлә язган. Авариягә очраган машина буадагы суга төшеп капланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, бүген иртән Күмертау-Ермолаевка автоюлында «Лифан Солано» белән «Тойота РМФ 4» кара-каршы бәрелешә.

Ведомство белешмәсе буенча, «Тойота» белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул Ермолаевкага таба бара. Шул чакта каршы як полосага чыга һәм «Лифан» белән бәрелешә. Аннары «Тойота» буадан елгага төшеп китеп каплана.

«Тойота» йөртүчесе, салондагы 42 яшьлек пассажир хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китә.

Якынча белешмә буенча, «Тойота» йөртүчесенең хәле киткән, авария шул сәбәпле килеп чыккан булуы ихтимал. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Свежие комментарии