На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Путин махсус операциядәгеләрнең кредит бурычларын юкка чыгару турында карар кабул итте

Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларның кредит буенча бурычларын бетерү турында карар кабул итте. Бу карар нигезендә, 10 миллионга кредитлар буенча бурыч туктала.

Бу канун кемнәргә кагыла:

мобилизацияләнгәннәргә;

Махсус операциядә кимендә 1 ел катнашырга контракт төзегән хәрбиләргә;

призыва буенча алынып, кимендә 1 елга махсус операциядә катнашырга контракт төзүчеләргә;

аларның хатыннарына.

Кредит тукталу шартлары:

кредит ны кайтару турында суд карары 2024 елның 1 декабренә кадәр кабул ителгән булса;

кредит суммасы контракт төзегән көнгә 10 миллион сумнан артмаса.

Шушы шартлар үтәлгәндә, суд карары (исполнительное производство) туктала.

Суд приставларына килгән производство махсус операциягә алынган хәрби (контрактник, мобилизацияләнгән) һәлак булса, суд тарафыннан һәлак булган дип табылса, яки I төркем инвалид калса да юкка чыгарыла.

Исполнительное производство махсус операция зоналарына янәшә булган өлкәләрдәге Росгвардия, эчке эшләр органнарынада хезмәт итсә, өлешчә яяки тулысынча да юкка чыгарылырга мөмкин диелгән.

Бурыччлар юкка чыгарылмый торган очраклар:

кеше башка гражданинның гомерен өзеп, балаларын, ул тәрбияли торган кешеләрне керемсез калдырганда һәм суд тарафыннан акча түләргә тиеш дип табылганда, кеше сәламәтлегенә зыян салып, шуңа компенсация түләргә тиеш дип табылган очракта; коррупцияон характердагы җинаятьләрдә гаепләнеп, бурычы барлыкка килгән булса. Канунда кредит буенча бурычларның ташламалы срогы да кертелә. Ул контракт срогы беткәнче яки мобилизация беткәнче дәвам итәчәк.

Закон үз көченә 2024 елның 1 декабрендә керә.

Карарны сылтамага кереп укый аласыз.

 

Ссылка на первоисточник
наверх