На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Данир Сабировның әнисеннән машинаның алгы тәрәзәсе һәм көзгесе катмасын өчен лайфхак

«Әнидән лайф һәм хак: машинасына «лифчик» сатып алган», – дип, Данир Сабиров әнисе белән видео куйган.

«Хөрмәтле дуслар, мин – Азнакайда. Әнкәй белән күрештем. Әнкәйнеке гомергә кешене кебек түгел – аерылып тора. Машинасы ватылганмы соң, дип торам», – дип сөйли артист, әнисенең машинасын күрсәтеп.

Видеода күренгәнчә, Флүзә ханым машина өстенә махсус япма каплаган, көзгеләренә дә чехол кидергән.

«Менә машинаның алгы тәрәзәсе катмасын өчен сатып алдым. 1500 сум тора. Тарттырып куярга тасма да тектем. Салдырып атасың да, алгы тәрәзә чиста, чистартырга да кирәкми. Машина сезнеке кебек гаражда тормый бит», – дип сөйли артистның әнисе.

«Без, дураклар, гараж салдырдык. Син молодец, әни», – дип шаярта Данир.

Флүзә ханымга комментарийларда соклану белдергәннәр.

«Молодец, Флүзә ханым, аптырап тормаган. Дөнья шулай өйрәтә инде ул, Данир. Мин дә шулай каплыйм машинаны, көзгесенә шулай «рукавички» тегәсем бар әле»;

«Данир, әниең – бик ягымлы ханым», дип комментарийлар калдырганнар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх