На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Тузганакның бакчачылар өчен көтелмәгән файдасы килеп чыккан

Бакчада зарарлы бөҗәкләрдән котылу өчен тузганак ярдәм итә ала. Аның составында әче һәм исле сок бар. Ул корткычларга каршы файдалы. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итте.

Белгечләр сүзләренчә, тузганак сабакларыннан төнәтмә ясарга кирәк. Ботакларны ваклап турагыз, яки блендерда ваклагыз. 3 литрлы банканың яртысына вакланган тузганак ботакларын тутырыгыз.

Өстенә салкын су салып, 1-3 тәүлек төнәтегез.

Аннары төнәтмәне сөзеп, хуҗалык сабыны кушыгыз. Ул ябышу өчен кирәк. Шушы сыеклыкны пульверизаторга салып, үсемлекләргә сиптерегез.

Белгечләр ышандырганча, бу сыеклык корткычларның күбесеннән коткара.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх