На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Мәскәүдә көрәш буенча дөнья кубогында 17 илдән йөздән артык спортчы катнаша

Бу көннәрдә Мәскәү көрәш буенча дөнья кубогын уздыру мәйданчыгы булып тора. 3 июльдән 6 июльгә кадәр узучы турнирда 17 илдән йөздән артык спортчы катнаша – тамашачыларны киеренке спорт көрәше һәм бай бәйрәм атмосферасы көтә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Турнирның сайлап алу этаплары Мәскәү спорт комитетының «МССУОР № 1» базасында уза, ә финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак «Сабантуй-2024» гомумшәһәр бәйрәмендә узачак.

Ярышларга 250 меңнән артык кунак килер дип көтелә.

Дөнья кубогы финалистлары 60 килограммнан 130 килограммга кадәр авырлык үлчәмнәрендә 11 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Катнашучылар арасында – дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр, Бөтендөнья күчмә уеннары призерлары, шулай ук көрәшнең башка төрләреннән титуллы спортчылар.

Исегезгә төшерәбез, билбау көрәше – күп гасырлык тарихы булган көрәш стиле һәм ул рәсми спорт төре дип танылды. Аның асылы рөхсәт ителгән алымнарны кулланып, көндәшне аркасы белән келәмгә яткырудан гыйбарәт, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх