На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Таныш булмаган кешеләргә акча күчерүнең куркынычы нәрсәдә?

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мөселманнарны таныш булмаган затларга акча күчерүдән сакланырга чакыра. Шикле җыемнарда катнашу тыелган оешмаларны финанслау һәм җинаять эшләре кузгату куркынычы белән бәйле. Шикле акцияләрне оештыручылар кешеләрнең ихлас хисләреннән оста файдалана.

Шул рәвешле, тикшерелмәгән акцияләрдә катнашу изге ниятле кешегә проблемалар китереп чыгарырга да мөмкин, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Сак булыгыз һәм РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән оешма һәм фондларның гына хәйрия акцияләрендә катнашыгыз. Интернет киңлегендә җыемнар турындагы мәгълүматны җентекләп тикшерегез һәм фондларның рәсми сайтларында бастырылганына гына ышаныгыз. Мисал өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга Татарстанның бөтен территориясендә һәм аннан читтә акча җыю буенча акцияләр оештыра.

Мошенниклардан сакланыгыз, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх