На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...

15 минутта әзерләнә торган рецепт: «Альфредо» соусы

«Новости Зеленодольска» сайты гади, сөт өсте салмыйча ясап була торган «Альфредо» пастасы рецептын тәкъдим итә.

  • Ингредиентлар: 200 г спагетти яки феттучини, 50-70 г югары сыйфатлы атланмай, якынча 200 мл сөт, 100 г угычтан уылган пармезан (яки башка каты сыр), 1-2аш кашыгы он, тоз, борыч һәм мөшкәт чикләвеге.

Беренче эш итеп тозлы суда пастаны пешерергә, төргәктә язылган инструкция буенча эш итәргә.

Сыер маен табада эретергә, он салып яхшылап болгатырга, төерләре калмасын өчен тырышырга кирәк. Бу катнашманы 1 минут чамасы кыздырырга, чикләвек исе чыга башлаган кебек тоелырга тиеш.

Аннары, болгатудан туктамыйча, сөт салырга, бер секундка да яныннан китмәгез, соус куера башлагач, утны киметергә.

Киләсе этап – сыр салу, табаны уттан алырга кирәк һәм, акрынлап, угычтан уылган пармезан өстәргә, соуста эреп беткәч, актив рәвештә болгатырга.

Сырның тозлы икәнен исәпкә алып кына тоз өстәргә, борыч, бер чеметем мөшкәт чикләвеге салыгыз.

Соус әзер! Идеаль «Альфредо» соусының сере – дөрес температура һәм даими болгатып тору.

Пастаның суын саркытырга, бары тик ярты стакан гына суын калдырырга һәм барысын да соуска салырга. Пастаны соус белән яхшылап болгатырга.

Сез 15 минутта ресторандагы кебек соус әзерләдегез!

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх