На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

26 подписчиков

Свежие комментарии

  • Alex Nемо
    Русский портал! Модераторы, вы где?Ринат Мөхәммәдиев...
  • Zоя Аниканова
    С праздником Вас поздравляю, мусульмане💖 Вероисповеданий много, а БОГ-един🌹💖Камил хәзрәт Сәми...
  • Grandad
    Кто же голыми руками лезет под циркулярную пилу!?Татарстанда «Проф...

Ташкабактан аш рецепты

Җиңелчә ризык яратучыларга ташкабактан (кабачки) пюре-аш пешерергә тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 600-700 граммлы ташкабак, 2 уртача бәрәңге, 1 суган, 1 кишер, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, борыч, 2-3 тырнак сарымсак яки 1-2 аш кашыгы коры сарымсак, 200 мл 20 процентлы сөт өсте (сливки) яки 1 кап йомшак сыр (сливочный).

Суганны һәм сарымсакны вак итеп турарга, үсемлек маенда кыздырырга, янына эре угычтан уылган кишер һәм шакмаклап туралган бәрәңге салырга, кишер йомшаргач, шакмаклап ташкабак турап салырга. Аннары су өстәргә, тик яшелчәләр күмелмәскә тиеш, чөнки ташкабак суы чыгачак. Тоз һәм борыч өстәргә, өстен каплап 20 минут пешерергә.

Ак ипинең йомшагыннан сохари ясыйбыз. Шакмаклап турарга, аз гына үсемлек мае өстәргә, тәмләткечләр (паприка, төрле кипкән үләннәр) салырга, яхшылап болгатырга. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм ипине салырга. Духовкада кипкәнче тотарга.

Яшелчәләр әзер, вак угычтан уылган сыр яки сөт өсте салырга һәм блендер белән вакларга.

Табынга кайнар килеш, сохари һәм яшеллек белән бирергә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх