На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда ел башыннан 126 бала югалган. Шуларның сигезен таба алмаганнар

Татарстанда 126 баланың югалуы турында полициягә хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Резеда Вахитова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Чыгып китүчеләрнең күпчелеге малайлар – 87, кызлар – 39. Күпчелеге өйләрдән чыгып киткән (81), 45е – приют, балалар йортларыннан.

Күпчелек балалар 1-2 тәүлектән соң табылган яки инде үз теләкләре белән өйләренә кайткан. Әмма быел югалган 8 баланы әлегә кадәр таба алмаганнар. Шуларның дүртесе – гаиләдә үскән балалар, калган дүртесе балалар йорты, приютларда тәрбияләнгән булган.

Югалуның төп сәбәбе – әти-әниләр белән килеп чыккан низаглар, балаларның үзләрен зур, бәйсез итеп хис тәргә теләүләре. Шулай ук мәктәптә начар уку, әти-әниләрнең балалар сораган әйберләрне сатып алмавы да өйдән чыгып китүгә сәбәп булган. Кайбер очракларда балаларның сукбай тормышка тартылуы һәм психик яктан тайпылышлары да югалуга сәбәп булган.

Быел барлыгы 808 кешенең югалуы турында хәбәр килгән. Күпчелек кешене 10 тәүлек эчендә таба алалар икән, әмма югалганнарның 1,5 проценты хәбәрсез югалган санала.

Өлкәннәрнең югалу сәбәпләре – алкоголизм, психик авырулар, хәтер югалу.

Ссылка на первоисточник
наверх