На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Рәфис фронтка быел июльдә киткән булган

22 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районы Иске Корыч авылында Рәфис Шәфигуллинны җирләгәннәр. Ул махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта «NewsBash» яза.

Авылдашлары сүзләренчә, Рәфис – гади авыл егете. Ул 2024 елның июлендә фронтка китә. Аның Ватанны якларга дигән карары аны белгән кешеләрне гаҗәпләндерми.

Дуслары һәм туганнары Рәфисне ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше буларак искә алалар.

Хушлашу тантанасында катнашкан Бакалы районы башлыгы Олег Ефимов Рәфис турында болай дигән:

Ул халкыбызның иң яхшы сыйфатларын: хезмәт сөючәнлекне, намуслылыкны, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын гәүдәләндерде. Рәфис дан эзләмәде, ләкин үзенең гамәлләре белән һәрберебезнең хөрмәтен яулады.

Рәфис Шәфигуллин, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх