На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Асаеваның «Татар җыры»ның алып баручысына ачуы чыккан: «Банкетларда уңышлар!»

Гөлназ Асаева Уфада узган «Татар җыры» фестиваленең бер алып баручысын ошатмаган. Аның сүзләреннән аңлашылганча, җырчыны игълан иткәндә мактаулы исемен дөрес атамаганнар. Бу хәл исә Гөлназның күңеленә тигән.

«Татар җыры» Уфада бик матур узды. Ләкин бер алып баручының компетентсызлыгы аркасында, күңелсез хәл килеп чыкты», - дип сөйләгән ул сторисларында.

«Гөлназ, кичә без дә Татар җыры» концертында булдык һәм алып баручыларга шаккаттык. Алар һәр артистны урынсыз шаяртулар белән игълан иттеләр. Сәхнәдә артистның шәхси тормышын һәм тышкы кыяфәте турында сөйләделәр. Үзләрен артистларга һәм тамашачыларга карата тәрбиясез тоттылар. Киләсе елга «Татар җыры»на шулар аркасында гына бармаячакбыз.

«Тапталган мәзәкләр, залны тотып тора белмиләр. Ләкин яшь талантларга юл бирү теләге юк. Концертларны һәрвакыт бер үк кешеләр алып бара алмый бит инде»;

«КВН алып бардылар дигән хис калды», - дип, Гөлназны хуплаган аның язылучылары да.

«Килешәм. Артистны көлеп игълан итү - төпкә төшү. Аеруча, шундый масштабтагы чара уздырганда. Аның каравы үзләрен ничек игълан итәләр!

Минем фикеремчә, «Татар җыры» дәрәҗәсендәге чараны «банкет дәрәҗәсендәге» шаяртулар бизәргә тиеш түгел. Ярар, әгәр ул аңа кызык тоела икән, мәзәкләр булсын да ди.

Әмма артистларның дәүләт тарафыннан бирелгән мактаулы исемнәрен бутау, аларны имиджлы чарада әйтеп бетермәү, яки, әйткән очракта да, мыскыллы тонда ( әйе, нәк менә мыскыллап, ә тапкыр юмор аша түгел) әйтү - алып баручының үз эшенә әзерлексез килүе турында сөйли.

Үзеңне артикуляцияң һәм сүз байлыгың белән шөгыльләнер алдыннан эрудицияңне дә үстерергә кирәк.

Банкетларда уңышлар!» - дип йомгак ясаган Асаева бу хәлгә.

Уфада «Татар җыры» концертын Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм Айрат Ильясовлар алып барды. Ничек уйлыйсыз, Гөлназ Асаева кем турында сөйли?

 

Ссылка на первоисточник
наверх