На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Яулыксыз йөргән кызларның намазы кабул булмый, диләр. Дөресме?

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җаваплар» телеграм-каналында яулыксыз йөргән хатын-кызларның намазы турында сорауга җавап чыкты.

Көндәлектә яулык ябып йөрмәгән хатын-кызның намазы кабул булмый диләр. Дөресме?

Бу сорауга җавапны берничә өлешкә бүлү кирәк: Намаз укыган вакытта кеше – гаурәтен, шул исәптән, хатын-кыз башын яулык белән капларга тиеш.

Гаурәтне каплау – намазның шарты булып тора. Шуңа күрә намаз укыганда хиҗабтан булу мәҗбүри.

Намаз шартлары үтәлсә, ул кабул булыр, иншаллаһ.

Ләкин намаздан тыш башка вакытларда да хатын-кызның яулык бәйләве мөһим. Аллаһы Тәгалә бу хакта – Коръәндә, ә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә хәбәр итә. Галимнәребез дә бертавыштан, хатын-кызның өс-башы капланган булырга тиеш, диләр.

Әби-бабаларыбыз да бу әмерне белгәннәр, башларында хиҗаб яулык булган. Инде әйтергә теләгән төп фикеребезгә килеп җиттек: намаз белән хиҗабның хөкеме төрле.

Ягъни мөслимәгә намаз укымавы өчен – аерым, хиҗабсыз йөрүе өчен аерым гөнаһ языла.

Намаз уку да, хиҗаб кию дә фарыз гамәлләр.

Хатын-кыз көндәлектә яулыксыз йөрсә дә, берүк намазын ташламасын, намазында ныклы булсын. Әгәр күңелендә изгелеге, ихласлылыгы булса, Аллаһының рәхмәте белән хиҗаб киюгә дә килер.

Аллаһының рәхмәте киң. Аллаһ Коръәндә: «Дөреслектә, намаз кешене фәхешлектән һәм гөнаһлардан саклар», – ди. Шуңа күрә җиренә җиткереп башкарылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә, диелә бу җавапта.

 

Ссылка на первоисточник
наверх