На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Илсөя Бәдретдинова татар эстрадасында дуслары булмауны әйткән

Илсөя Бәдретдинова «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзенең эстрадада дуслары булмау турында сөйләгән.

«Дус бит ул һәркемгә әйтелә торган сүз түгел. Яхшы таныш булырга мөмкин. Мин татар эстрадасында барысы белән дә яхшы мөгамәләдә. Безне сөйләшергә, исәнләшергә, тыңларга өйрәттеләр.

Үземне беркем белән дә дошман дип әйтә алмыйм. Исәнләшеп, сөйләшеп торабыз. Әмма «аах, татар эстрадасында шундый дустым бар» дип әйтә алмыйм. Әгәр син бер-берең белән көндәш икән, ничек итеп дус була аласың? Баш белән уйлап карасаң?

Мин, мәсәлән, киләм, ди. Миннән алдагы артист 5 көн тутырган залны, ә мин 2 көн тутырам. Әйе, әйтәсең, «ай, яхшы булган» дип. Ләкин эчтән нәрсә уйлыйсың? Априори була алмый.

Иҗат ул, иң беренче чиратта, идеяләр – җырга, костюмга, сәхнә бизәлешенә. Дус булгач серләреңне сөйләшәсеңдер инде аны. Ә ничек син серләреңне сөйләшеп утыра аласың, әгәр дә булдыра алганча идеяләреңне яшерсәң?» – дигән җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх