
Төмән өлкәсендә трассада юл һәлакәте булган. 1 кеше үлгән. Бу хакта төбәк Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
23 октябрьдә кичен «Рено» автомобиле белән идарә иткән 52 яшьлек ир-ат Аромашево районының Аромашево – Юргинское грунтлы автоюлы буйлап зиратка таба барган. Бер мизгелдә ул идарәне югалткан, һәм машина ауган.
«Автомобиль кюветка төшеп ауган, 52 яшьлек машина йөртүче һәлак булган», – диелә хәбәрдә.
Машинадагы 37 яшьлек пассажир имгәнгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, автомобиль йөртүче идарәне югалткан. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Зыян күргән пассажир сөйләгәнчә, алар икесе дә алкоголь кулланган булган. Экспертиза машина йөртүченең исерек хәлдә булу-булмавын күрсәтәчәк.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии