На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Робот-стоматолог тарихта беренче тапкыр тешкә мөстәкыйль рәвештә операция ясаган

Американың «Perceptive» компаниясендә робот беренче тапкыр тешкә операция ясаган, дип хәбәр итә Businesswire сайты.

Робот, ясалма фәһем кулланып, стоматологик системада операция ясый алган. Робот-стоматолог, рентген ясап, кариесны ачыклаган һәм ничек дәваларга кирәк икәнлеген билгеләгән. Инженерлар әйтүенчә, робот гадәти табибка караганда тизрәк эшли икән – әйтик, коронканы ул 15 минутта куя алган.

Ә гадәти табиблар бу эшне беренче тапкырдан гына эшләми – беренче тапкыр диагноз куя, икенче тапкыр килергә куша һәм операцияне 1 сәгать башкара.

«Perceptive» компаниясе директоры Крис Чириелло әлегә ширкәтнең роботларны даими кулланырга мөмкинлеге юклыгын әйткән. Американың санитар күзәтчелек идарәсе рөхсәтен алыр өчен, 5 ел тирәсе вакыт кирәк икән.

Апрель аенда Кытай табиблары кеше ялгыш йоткан предметларны роботлар кулланып тартып чыгару мөмкинлеге турында хәбәр итте. Робот табибка керергә авыр булган урыннарга да ялгышусыз керә ала икән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх