На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Фәнис Җиһанша: «Концерт алып барганда гөрселдәп егылдык. Сузылып яттык...»

Камал театры артисты, алып баручы Фәнис Җиһанша сәхнәдә булган кызыклы, урыны белән кызганыч хәлләрне туплаган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Концерт алып барганда гөрселдәп егылдык. Тамашачылар алдында сузылып яттык... Партнерым белән. Шуннан соң башка минем белән сәхнәгә чыкмады бугай ул.

Ул Гөлназ Сәфәрова иде.

Чиләбедә үземнең иҗади кичәм вакытында, шигырь укыганда, хисләнеп, кулларымны селтәп җибәргән идем, сценарий планшетымнан чыгып очты. Ап-ак кар бөртекләре ничек җиргә төшеп ята, нәкъ шулай – яртысы залга, ә калган яртысы сәхнәгә коелды... Мин шпаргалкасыз калдым!

Әтнә якларында үз чыгышымны башлаганда, арттагы 3 рәт кеше дәррәү торып чыгып китте.

Мондый очраклар гел булып тора. Мин бераз драматизм белән сугарылганнарын искә алдым, ә комедиясе – муеннан. Шул вакытта бары бер сорау тора башта: нишләргә? Тамашачы уйлый, нишләр икән, ди. Мин исә әлеге ситуацияләрдән чыгу юлларын беләм һәм сезгә дә ярдәм итәргә булдым. Языгыз әле, сезнең белән нинди кызык хәлләр булганы бар. Урыс әйтмешли «разберем», – дигән актер.

 

Ссылка на первоисточник
наверх