На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Алты яшүсмер, машина урлап, юл һәлакәтенә очраган

Енисейск шәһәрендә әти-әниләренең машинасында йөргәндә юл һәлакәтенә очраган 6 яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Красноярск өлкәсе баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Вести».

Полициядә әйтүләренчә, куркыныч маневрлар ясый-ясый барган «ВАЗ» автомобиленә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре игътибар иткән.

Машина белән идарә итүче «туктарга» дигән сигналларны үтәмәгән һәм качмакчы булган.

«Машинаны куып барганда «ВАЗ» йөртүчесе идарәне югалтты һәм коймага килеп бәрелде», – дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Красноярск өлкәсе баш идарәсе телеграм-каналында.

Яшүсмерләр полиция хезмәткәрләреннән качарга тырышып караган, әмма аларны тоткарлаганнар. Автомобиль рулендә 14 яшьлек үсмер булган, салонда балигъ булмаган яшьтәге тагын 5 дусты утырган. Юл-транспорт һәлакәтендә аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, юл һәлакәтен китереп чыгаручылар яшүсмерләрнең берсенең әтисенең машинасын гараждан рөхсәтсез алган. Автомобиль руленә утырган яшүсмернең элегрәк тә шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгәне булган.

Яшүсмергә карата берничә административ материал төзелгән. Автомобильне урлап китү турында җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх