На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

«Дюймовочка», «Жил-был пёс» кебек мәшһүр мультфильмнарын иҗат итүче автор вафат булган

Легендар мультфильмнар авторы – «Союзмультфильм» мультипликаторы Марина Восканьянц вафат булды. Аңа 90 яшь иде. SHOT каналы үлем сәбәбе картлык белән бәйле дип язган.

Туганнары соңгы арада кан басымы, кан тамырлары белән проблемалары булуын сөйләгән. Соңгы елларда аңа кызы профессиональ «сиделка» яллаган булган.

Кичә ул үзен начар хис итә башлаган, анда пневмония ачыклаганнар. Ул бүген вафат булган.

Мультипликатор «Союзмультфильм»да 32 ел эшләгән: 1959 елдан 1991 елга кадәр.

Марина Восканьянц «Дюймовочка», «Трое из Простоквашино», «Тайна третьей планеты», «Жил-был пёс», «Волшебное кольцо», «Три толстяка», «Приключения пингвиненка Лоло» кебек мультфильмнарны булдыруда катнашан. Ул аеруча бию сценаларын булыдырга яраткан. Мәсәлән, «Щелкунчик»та Машаның чыршы янында биюе – – аның хезмәте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх