На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

«Ак Барс» – «Металлург» уены Антон Агафоновсыз узды, ул хәбәрсез югалган

«Ак Барс» – «Металлург» хоккей матчы «Ак Барс»ның иң танылган җанатары Антон Агафоновсыз үтте. 12 сентябрь көнне Идел елгасында булган фаҗигадә ул хәбәрсез югалган. Ул көнне 10 кеше ике катерда йөзәргә чыккан, бер катер капланган. Антон Агафонов та шунда булган. «Ак Барс» клубы хәбәр итүенчә, ул батып барган авырлы хатын-кызны коткарырга теләгән.

Антон Агафонов күп еллар дәвамында «Ак Барс» хоккей командасы уеннарының даими җанатары булды. Ул аренада һәрвакыт үзен бик иркен һәм хисле тота иде, шуның белән дә күпләрнең исендә калды.

2019 елны Антон Агафонов «Интертат»ка зур интервью биргән иде. Ул анда теш табибы булып әшләве, мәктәптә иң яраткан фәне татар теле булуын, «Ак Барс» өчен җан ату тарихын сөйли.

«Һәрбер уенга да йөрергә тырышам. Эш авыр булса да, авырып китсәм дә, температура булса да барыбер барам», – дигән ул әңгәмәдә. Бүгенге матч, кызганыч, Антонсыз узды.

Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин сүзен аның турында башлады.

«Фаҗига булды. Антон белән шәхсән таныш түгел идем, ләкин аның тугры җанатарларның берсе булуын, Казан хоккее өчен мөһим кеше икәнен беләм. Бу безнең өчен көтелмәгән хәл», – диде ул һәм шуннан соң гына уен барышы турында сөйли башлады.

Фото: © Салават Камалетдинов

Уенга килгәндә, Ак Барс» «Металлург» командасына оттырды. Матч 3:6 исәбе белән тәмамланды.

6 сентябрьдә дә әлеге ике команда көч сынашкан иде, ул вакытта да Магнитогорск командасы җиңде.

Беренче периодның беренче минутында исәп ачылды, тик ул алка капкага сизелмичә керде. Хөкемдарлар гол керде дигән хәбәрне дә бераздан гына җиткерде, башта алка капкага кермичә генә үтеп киткән кебек тоелган иде.

Гол Дерек Барак исәбендә (0:1). Өченче минутта «Металлург» һөҗүмчесе Дмитрий Силантьев гол кертте (0:2). Җиденче минутта Казан командасы капкасына өченче алка керде, гол авторы – Роман Канцеров (0:3).

Периодның унынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов алканы капкага кертте, тик «Металлург» командасы хөкемдарлардан видеокабатлау карауны сорады. Видеокабатлау карагач, хөкемдар «Капкачыга комачау ителде, гол юк», – диде.

Уналтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» уенчысы Дерек Барак дүртенче алканы кертте (0:4). Период ахырында «Ак Барс»ның ике уенчысын штрафчылар эскәмиясенә утырттылар, командалар өчкә-биш форматында уйнаганда, бишенче гол керде. Голны унсигезенче минутта Дмитрий Силантьев кертте (0:5). Бу голдан соң «Ак Барс» капкасын сакларга Михаил Бердинга алмашка Тимур Билалов чыкты.

Икенче периодның сигезенче минутында Дмитрий Яшкин гол кертте һәм «Ак Барс»ның артка калышуын киметте (1:5). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Карпухин гол кертте (2:5).

Өченче периодның уналтынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Семёнов алканы капкага кертте (3:5). Период ахырында Казан командасы буш капка белән уйнады, капкачы алтынчы мәйдан уенчысына алмашты. Унсигезенче минутта «Металлург» уенчысы Никита Михайлис алканы буш капкага кертте (3:6).

Фото: © Салават Камалетдинов

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бердин (Билалов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Денисенко – Семёнов – Яшкин, Карпухин – Калинюк;
  • Пустозёров – Биро – Алистров, Фальковский – Яруллин;
  • Жулин – Фисенко – Бровкин, Лучевников.

«Металлург»

  • Смолин (Набоков);
  • Ткачёв – Канцеров – Силантьев, Маклюков – Пресс;
  • Вовченко – Барак – Толчинский, Яковлев – Орехов;
  • Михайлис – Исхаков – Петунин, Хабаров – Минулин;
  • Коротков – Джонсон – Козлов (Фёдоров), Паливко.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх