На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Паркта эшләүче иң тәҗрибәле хатынны арысланнар ботарлап ташлаган

Кырымдагы «Тайган» сафари-паркында эшләүче хатынны арыслан ботарлап үтергән. Ул – оешмада иң тәҗрибәле хезмәткәр була, башка хезмәткәрләргә иминлек техникасын аңлата. Бу турыда РЕН ТВ паркның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Леокадия Перевалова ерткычларны һәм аларның гадәтләрен яхшы белә.

«Ул бөтенесен иминлек техникасына өйрәтә. Паркта аннан да тәҗрибәлерәк кеше юк. Ул аларны белә, ул аларны ашата, ул аларның гадәтләрен белә, ул ничек эшлисен төгәл белә», – дигәннәр матбугат хезмәтендә.

16 октябрьдә бу хатын 3 арыслан булган читлеккә җыештырырга керә, читлекнең ике бүлеге арасындагы ишектә келәне ябарга оныта. Ерткычлар бу хатынга ташлана. Ул урында ук үлә.

Паркта әле дә шуны аңлый алмыйлар – мәрхүмә ишек келәсен ничек инде ябарга оныткан. «Ул йөзләрчә хайван баласын ашатты, алар аның кулыннан узды», – ди сафари парк вәкиле. Леокадия Перевалова бу паркта 17 ел эшләгән.

«Тайган» паркы директоры әлеге хәлне «коточкыч вакыйга» дип атый. Хезмәткәрләр тапканда Леокадия Перевалова исән булмый инде. Аннары алар арысланнарны куып җибәргән, тикшерү органнарына хәбәр иткәннәр, диелә.

Җинаять эше ачыла, тикшерү бара, диелә Россия Тикшерү комитетының Кырым һәм Севастополь шәһәре буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх