На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Остеопат кабул иткәндә үлгән бер яшьлек сабыйда нинди чир булганлыгы ачыкланган

Казанда остеопат бүлмәсендә үлгән бер яшьлек сабыйда генетик авыру булган, ул кайвакыт сулыш алудан туктап торгалаган.

  • Остеопат массажыннан үлгән сабыйны гаилә 8 ел көткән, гаепләнүче әлегә иректә

Бу – Гоше авыруы. Мондый диагнозлы балалар күкрәкне авырдан имә, кычкырганда тавышы каты чыкмый, көзән җыера, кылый күзле булырга мөмкиннәр, йоту рефлексы бозылган була, арка һәм баш мие белән проблемалар булырга мөмкин.

Тагын бугаз спазмы куркынычы бар, шуңа күрә ата-аналар һәрвакыт сулыш алырга ярдәм итә торган капчык йөртә.

Малай остеопат Бәйрәмова массажыннан соң үлде. Баланың башын аякларына таба тартканда, ул зәңгәрләнеп киткән һәм аңын югалткан. Аңына китергәч, сеанс дәвам иткән, ләкин сабыйның хәле тагын начарланган. Бәйрәмова ашыгыч ярдәм чакырудан баш тарткан, «ашыгыч ярдәмгә» баланың әтисе шалтыраткан. Баланы сәгать ярым терелтергә тырышып караганнар. Коткара алмаганнар. Бәйрәмовадан сорау алдылар һәм аны әлегә иреккә җибәрделәр.

Фото: © "SHOT" телеграм-каналыннан

Остеопат Бәйрәмова үз курсларына кешеләр дә җыя торган булган. Социаль челтәрдә ул, әлеге хәлләрдән соң, бу эшен вакытлыча туктатуы турында язган, соңрак бу мәгълүматны бетергәннәр.

«Маш иптәш» каналында язылган шушы мәгълүмат күпләрне үз фикерләрен язып калдырырга этәргән:

«Әйбәт ясаган массажны»;

«Кем гаепле соң инде?»;

«Мондый чир белән остепатларга йөрергә буламы инде?»;

«Шарлатаннар теләсә нинди авырудан дәвалый»;

«Бәйрәмованың танышлары бар күрәсең. Әле ярый бала исерек булмаган»;

«Мондый диагноз була торып, остепат нигә тотынган? Ата-ананың башы бармы? Табиб барысын да белергә тиеш. Яхшы остепат, булыша алмаса, кайтарып җибәрә.

Ә кайберәүләр һәр очракта акча эшли»;

«Хастаханә, дәваханәләрдә андый белгечләр юк. Алдакчылар», дигән фикерләре белән уртаклашучылар бар.

Ссылка на первоисточник
наверх