На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Яшь егет урамда бер бабай югалткан миллионны тапкан - туена бүләк булган (намусы чиста)

Мәскәүдә яшь егет урамда бер миллион сум акча тапкан. Акчаны хуҗасына кайтарган өчен «рәхмәт»тән кала, туена әйбәт кенә бүләк тә эләккән.

24 яшьлек Арсений акчаны урамда йөргәндә тапкан. Бер пакет биш меңлекләр ятканын күргәч, шаярту, «приколлар банкыннан» акчалар, дип уйлый. Биш меңлекләр чын булып чыга.

Егет сайлау алдында кала: акчаларны полициягә тапшырырга яки үзенә калдырыргамы? Өстәвенә, туйга әзерләнеп йөргән вакыты, миллион комачауламас иде.

Ул акчаларны полициягә илтеп биргән. Полиция тиз арада акча югалткан кешене тапкан. 88 яшьлек Петр Петрович акчаларын башка счетка салу өчен алган булган һәм юлда югалткан. Арсений акчаларның барысын да кайтарганын белгәч, бабай рәхмәт йөзеннән һәм туйга бүләк дип, егеткә 100 мең сум акча биргән, дип яза «Комсомольская правда».

 

Ссылка на первоисточник
наверх