На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Айгөл Бариева Солтанын күрсәтте

Татар эстрадасының нурлы җырчысы Айгөл Бариева гаиләсендәге шатлыклы вакыйга белән уртаклашты.

«Әлхәмдүллиләһ! Без ишәйдек! Таныш булыгыз – Солтанчик. Безгә бәхет китерсен. Бу чыннан да могҗиза, ул Линарның (җырчының мәрхүм ире) туган көнендә – 14 декабрьдә туган», – дип язган һәм песи баласы белән төшкән фото куйган җырчы.

Ул шулай ук Солтанның «әти-әнисе» белән дә таныштырган. «Әтисе безнең мәчегә охшаган», – дип язучы да бар.

«Бетте, Айгөл. Хәзер беркая да чыгып китә алмыйсың инде», – дип язучыга: «Нишләп, бу инде минем бишенче песи. Бөтен җирдә йөрдек», – дип җавап биргән җырчы.

Песи белән кызыксынучылар җырчыдан хуҗаларның телефон номерын да сораган.

Гаиләнең яраткан дүрт аяклы дусты – Персик кушаматлы песиләре үлде, дип хәбәр иткән иде ул. Җырчы аны хастаханәгә дә алып барган. Песигә инсульт диагнозы куйганнар. «Аның җәфалануын күреп, берничек тә ярдәм итә алмау бик авыр. Персикның арткы аяклары йөрми башлады. Аңа 16 яшь, кеше яшенә әйләндерсәң, якынча 80 яшь була. Кызганыч, Персигыбыз үлде», – дип язган иде ул телеграм-каналында.

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Ссылка на первоисточник
наверх