На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы кулга алынган

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы эш буенча кулга алулар булган. «Татар-информ»га билгеле булганча, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев һәм аффилирланган оешманың милектәш хуҗасы тоткарланган. Агентлык мәгълүматлары буенча, кичә аларны Казанга алып килгәннәр.

Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, тикшерүнең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп белгечләренең берсенә сораулары туган. Хәзерге вакытта кулга алынучылар белән тикшерүчеләр эшли.

Кичә «Татар-информ» язганча, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе бинасында хокук саклау органнары эшләде. Агентлыкка билгеле булганча, вазифаи вәкаләтләрне арттыру һәм иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх