На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Үз баласыдай безне якын итә иде» - Ришат Төхвәтуллинның тугры тамашачысы вафат булган

Җырчы Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә Арчадагы тугры фанатын юксынып сөйләде. Гөлзидә исемле апа җырчының иҗатын яратып, бер генә концертын да калдырмыйча йөри торган булган.

Безнең Арчада бер яраткан әбиебез бар иде. Гөлзидә апа... Мин Арчада концертлар куя башлаганнан бирле, ел саен безне каршы ала иде.

Өчпочмаклар пешереп, 3 литрлы банкага алма, бал салып, тәмле чәйләр ясап, бөтен төркемебезне сыйлый иде. Гөлзидә әбиебез рак белән авырып, китеп барды.

Соңгы көннәрендә шалтыраттым үзенә, хәлләрен белештем. Инде сөйләшми дә иде. Минем тавышны ишеткәч, күзеннән яшьләр чыкты, миңа нәрсәдер әйтергә теләгәнен аңладым.

Быел менә Арчада беренче концерт, ә Гөлзидә апа юк. Үз баласыдай безне якын итә иде. Урыннары оҗмахта булсын. Бик яраттык без Гөлзидә апаны, – ди Ришат.

 

Ссылка на первоисточник
наверх