На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...
  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...

Ничек күрәзәчеләр кайвакыт киләчәк хакында дөрес хәбәр бирә?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында күрәзәчелек турында аңлаталар.

Күрәзәчеләр ничек кайвакыт киләчәк хакында дөрес хәбәр бирәләр?

«Пәйгамбәр салләлләһү гәләйһи вә сәлләмнең хатыны Гаишәдән, Аллаһ аңардан разый булсын, тапшыралар, ул Аллаһның Рәсүле салләлләһү гәләйһи вә сәлләм болай дип әйткәнен ишеткән:

«Чынлыкта, фәрештәләр күктән болытларда төшәләр һәм күкләрдә кабул ителгән карарларны хәбәр итәләр. Шайтаннар исә бу киләчәк хакындагы хәбәрләрне яшерен рәвештә тыңлап торалар һәм аннары аларны күрәзәчеләргә/фалчыларга тапшыралар, ә тегеләр аңа йөзләгән уйдырма өстиләр (һәм кешеләргә шул йөз ялган белән буташтырып сөйлиләр)».

(Сахих Бохари, №3210)

Хәдис Аллаһның кайбер карарлары фәрештәләр аша җиргә тапшырылуын күрсәтә. Бу – дөньядагы вакыйгаларның очраклы рәвештә булмавын, ә илаһи тәкъдирнең бер өлеше булуын раслый, һәм бөтен нәрсә дә Раббыбыз Теләге, Кодрәте, Белеме нигезендә барлыкка килә.

Хәдис кешенең тормышы Аллаһ контроле астында булуын һәм барлык вакыйгалар Аның ихтыярына буйсынуын искә төшерә.

Күрәзәчелек/Фалчылык – исламда киләчәк турында мәгълүмат алуның тыелган ысулы. Фалчылар, шайтаннардан алынган дөрес мәгълүматны кулланып, үзләреннән тагын 99 ялган уйдырып өстәп, кешеләрне алдап, акча эшлиләр. Фалчыларга һәм шундый башка чыганакларга мөрәҗәгать итү урынына, Коръән һәм Сөннәттә, шулай ук ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматка канәгать булу кирәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх