ПВО чаралары Татарстан өстендә бер пилотсыз очкычны бәреп төшергән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, ПВО көчләре барысы 22 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән, шуларның 13 - Воронеж өлкәсендә, 4 - Белгород өлкәсендә, 3 - Саратов өлкәсендә, берәр Самарада һәм Татарстанда.
Элегрәк Татарстан территориясендә «беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлгә кертелде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелгән, дистәләгән рейслар тоткарлана.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии