На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Җәннәттә безне нәрсәләр көтә?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында җәннәттә безне нәрсәләр көтүе турында хәдис китерәләр.

Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: «Аллаһның илчесе салләләһү гәләйһи вә сәлләм әйтте:

«Җәннәткә беренче керүчеләрнең йөзләре тулган ай кебек балкып торыр. Җәннәттә (алар күркәм булмаган гамәлләрдән арынган булырлар һәм) төкермәсләр, сеңгермәсләр, тышка чыкмаслар.

Анда аларны алтын кәсәләр уратып алыр, яннарында алтын-көмештән эшләнгән нәфис тараклар булыр. Хуш ис өчен махсус савытлар эчендә алой агачы янып торыр, ә аларның тир исе мускус исенә охшар.

Аларның һәрберсенең икешәр хатыны булыр, аларның әйтеп бетергесез гүзәллеге сәбәпле балтырлары аша баш мие сөяген күреп булачак.

Алар арасында каршылыклар да, дошманлык та булмас, аларның йөрәкләре бер кешенең йөрәге кебек бердәм булыр, һәм алар иртә-кич Аллаһны мактарлар. («Сахих Бохари», 3245)

Хәдистән алынган гыйбрәтләр:

- Җәннәттә бары тик ләззәтләр генә булыр. Хәтта күп итеп ашап эчсәң дә, бу сиңа дискомфорт китермәс.

- Хәдистә җәннәттә булачак ләззәтләрнең кайбер төрләре тасвирлана. Башка сүзләр белән әйткәндә, анда син теләгәннең барчасы да булыр.

- Җәннәт – сиңа рәхәт булачак урын. Бары тик бераз сабыр итәргә, бу бүләкне эшләп алу өчен тырышлык куярга кирәк. Бу тормыш никадәр озын булса да, ул җәннәт белән чагыштырганда бик кыска.

- Зекер әйтү бу дөньяда сулыш алуыбыз шикелле табигый һәм җиңел булыр.

- Хәдисләрдә ирләр хакында, аларга берничә хатын биреләчәге хакында әйтелә. Хатын-кызларны нәрсә көтә икәнлеген без белмибез. Шуның өчен төрле аңлатмалардан тыелып торабыз. Әмма, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә Гадел – беркемнең дә изгелеген Ул санамыйча калдырмый.

Бәлки, Аллаһы Тәгалә хатын-кызларның бүләк яратуларын белгәне сәбәпле, аларга алар көтмәгән, күз алларына китерә алмаган бүләкләр әзерләп куйгандыр?» – диелә әлеге текстта.

 

Ссылка на первоисточник
наверх