На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ир-атларга сакланырга кирәк: Рөстәм Нәбиев нәселләрендәге мистик күренеш турында сөйләгән

Рөстәм Нәбиев үзенең фаҗигале рәвештә һәлак булган Шамил исемле абыйсы турында сөйләгәндә, әтисе ягыннан нәселләрендәге бер мистик күренеш турында да әйтеп үтә. Блогер сүзләренчә, 17 июль - аларның гаиләләрендәге барлык ир-атлар өчен дә сакланып йөрергә кирәкле куркыныч көн.

«Бу - минем туганнан туган абыем Шамил Латыйпов.

Бүген, 1 август көнне аңа 35 яшь тулар иде. Аның һәм безнең гаилә белән бәйле бер мистик әйбер булды.

Шамил 2014 елның 17 июлендә дусты белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Аның үлеменә кадәр ике ел алдан 2012 елның 17 июлендә Шамилнең әтисе поездда барганда вафат булды. Ә 2015 елның 17 июлендә минем дә йөрәгем туктады, мин икенче тапкыр клиник үлемне шул көнне кичердем. (Рөстәм Нәбиев, Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калды, ике тапкыр клиник үлем, 20дән артык операция кичерде).

Әбиемнең ел саен 17 июль көнен куркып көтеп торганын хәтерлим. Чөнки алар линиясеннән ир-атлар нәкъ менә шул көнне үлделәр. Әби гел: «Бу көн узса гына ярар иде», - дип йөри торган иде», - дип сөйләгән блогер.

 

Ссылка на первоисточник
наверх