На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Танылган җырчыны һәм аның улын вәхшиләрчә кыйнаганнар

Самарада танылган опера җырчысы Георгий Цветковны һәм аның улын вәхшиләрчә кыйнаганнар, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

46 яшьлек артистка 7 октябрьгә каршы төндә Промышленный районында һөҗүм иткәннәр. Төнге икеләр тирәсендә Георгий улы белән туганнарыннан җәяү кайтырга чыга. Аларга паркта 2 ир-ат очрый.

Башта алар Георгийга ямьсез сүзләр әйтә, аннары кыйныйлар.

«Бу – әзер кешеләр иде, нәкъ сугышырга дип килгәннәр. Башта сөйләшүләр булмады, алар кыйный башлады. Берсе – 20 яшьлек егеткә, икенчесе Георгийга суга. Башта улын аңсызландыралар, аннары Георгийга керешәләр. Аның битен ямьсезләп бетергәннәр. Кыйммәтле әйберләрен алмаганнар», – ди сайтның үз чыганагы.

Аннары һөҗүм итүчеләр качып китә. Георгий улы белән туганнарына әйләнеп кайта, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Улын да, үзен дә хастаханәгә алып китәләр. Улын аннары өйгә җибәрәләр, җырчы үзе хастаханәдә кала. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый, ләкин озак дәвалану кирәк булачак.

Георгий Цветков – Самара опера сәхнәсенең танылган башкаручыларының берсе, Самара өлкәсенең атказанган артисты. Аның турында зыялы һәм низагка керми торган ир-ат буларак сөйлиләр, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх