На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• Ирина Серафимова (Микова)
Почему без перевода на русский язык?Бастрыкин Дәүләт ...
• рщысфк
ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...

Башкортстанда депутат кызын үтергәннәр. Шикләнелүче – махсус операциядән кайткан ире

Башкортстанда район депутатының кызын элеккеге ире үтергән. Алар балаларын бүлешә алмаганнар. Чакмагышта булган вакыйганы «UFA1.RU» сайтына үлгән хатынның әнисе раслаган. Әлеге җинаятьтә ниләр билгеле?

«UFA1.RU» мәгълүматлары буенча, зыян күрүче – 2 баласы булган 25 яшьлек ана. 2019 елда ул кияүгә чыга, ә 2020 елда беренче баласын таба. Социаль челтәрләрдәге битендә ул, ирен күз алдында тотып: «Аллаһка шөкер, ул минем янда», – дип язган. Әмма 2023 елда ул «Үзгәрешләрдән курыкма» дип язып куя. Монда нәрсә турында сүз барганы төгәл билгеле түгел.

Бу хәл турында «UFA1.RU»га беренче булып хәбәр иткән җирле халык үлгән хатынның гаиләсендә хәлләр инде күптәннән яхшы гына бармавын әйтә. Шуны әйтергә кирәк, бу ханым үзе Чакмагышта күпләргә билгеле булган җәмәгать эшлеклесенең кызы була.

Фото: © социаль челтәрдән

Һәлак булган хатын-кызның әнисе – район депутаты, 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән өчен бирелүче «Ана даны» медале иясе. Әлеге медальне биргәндә төп шарт итеп, барлык балаларының социаль җаваплы булы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, тиешле белеме, әхлакый һәм рухи тәрбия алган булуы куела. Медаль иң кечкенә балага 3 яшь тулгач бирелә, тагын бер шарты – әни кеше Башкортстанда ким дигәндә 10 ел яшәргә тиеш.

Депутатның социаль челтәрләрдәге битеннән күренгәнчә, ул гамәлдәге хакимиятне, махсус хәрби операцияне хуплый. Еш кына хәрбиләргә ярдәм итү үзәгенә йөри. Шулай ук ул районның һәм тулаем республиканың күп кенә мәдәни чараларында катнаша. Кайвакыт ул үз тормышыннан фотолар белән уртаклашкан, алар арасында улы һәм үтерелгән кызының фотолары да бар.

Фото: © UFA1.RU

2020 елда ул «Хатын-кыз – милләт анасы» төбәк конкурсында катнашу өчен Уфага килә. Нәтиҗәдә финалист була һәм тиешле диплом ала, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән фотога төшә.

Фото: © социаль челтәрдән

Үлгән хатын-кызның әнисе булган хәлне расласа да, бу турыда сөйләшергә әле әзер булмавын әйтә.

– Әйе, ул үтерелде, моны аның элекке ире эшләде, – ди ул.

Район башлыгы да бу фаҗига фактын раслый, әмма тикшерү бару сәбәпле, нечкәлекләрен ачыклый алмавын әйтә.

«UFA1.RU» үтерүдә шикләнелгән кешенең махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән булуын, ә 4 ай элек өенә кайтуын ачыклаган.

– Ул әле хезмәт иткәндә үк [үлгән хатыны белән уртак] баласын кире кайтарачагын әйтте, судлашып йөрде, ә суд баланың яшәү урынын аның белән түгел, ә әнисе янында булырга тиеш дигән карар чыгарды, – дип сөйли «UFA1.RU» әңгәмәдәше.

UFA1.RU сайтыннан тәрҗемә

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх