На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бергәләп фотога төшкән Элвин Грей белән Гүзл Уразовага халык: «Сугышмагыз гына»

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей (Радик Юльякшин) соңгы вакытта еш бергә күренә башлады. Элекке үпкәләрне онытып, җырчылар яңа җыр әзерли дип уйларга да җирлек бар. Чөнки Гүзәл белән Элвин Грей тавыш яздыру студиясендә бергәләп фотога төшкәннәр.

«Красивая и хороший студиядә. Нәрсәгә булыр бу?» – дип сорый алар социаль челтәрдәге язылучыларыннан.

Сәхифәләрен карап баручылар җырчылар дуслашкан һәм чираттагы хитларын әзерли дигән фикердә. Ләкин комментарийлар Гүзәл белән Радикның моннан берничә ел элек «Красивая и хороший» җыры өчен чыккан низагын искә алып язылган. Аларда төрттерү төсмерләре дә сизелә. Ул вакытта ике артист җырны шау-шу куптарып, бер--берсенә гаеп ташлап бүлеште.

«Сугышмагыз гына», «Тагын хайпмы?», «Чираттагы хит? Яңа гаугага», «Яңа җыр! Димәк, тиздән тагын талашачаклар», «Барысы да шәп. Тик бер үк тырмага икенче тапкыр басмагыз», «Тыныч кына эшләргә язсын Югыйсә, икегезне дә...», -– дип яза алар.

«Дуслашканнардыр. Радик штанын да салып биргән ахры. Андый ертык штан белән ул йөри иде», – дип, Гүзәл Уразованың образын ошатмаучылар да бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх