На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Җырламагыз, рөхсәт бирмим»: артист үз җырын рөхсәтсез башкаручыны ничек туктатырга белми

Популяр артист, музыкант Рөстәм Асадуллин җырын рөхсәтсез башкарып йөрүчене тапкан. Шалтыратып, аңлатып сөйләшкәннән соң да ул кешенең җырны җырлавын дәвам итә икән. Бу хакта Рөстәм сторисларында сөйләгән.

«Җәмәгать, бер соравым бар. Башкортстанда минем «Яшьлегем» дигән җырымны бер кеше җырлый. Мин аңа әйттем, шалтыраттым.

«Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дидем. «Ярар», – диде. Барыбер телевидение-радиоларга биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны. Ничек инде ул алай була ала? Сез нишләр идегез минем урында?» – дип кәнәгатьcезлек белдерә һәм язылучыларыннан киңәш сорый җырчы.

Рөстәмгә әлеге кешене судка бирергә тәкъдим иткәннәр.

Күптән түгел генә җырчы Илзидә Госман да охшаш очрак турында сөйләп үткән иде.

  • «Алай көлмәгез артистлардан» – Азнакайда бер ханым Илзидә Госман булып җырлый башлаган

 

Ссылка на первоисточник
наверх