31 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метр, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнбатыш районнарда +18˚, көндез +29..+34˚ градус.
Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Корыга чыдам чәчәкләр утырту, рассадаларын аерып утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Бу көннәрдә җыелган дару үләннәренең дәвалау үзлекләре бик югары була.
Свежие комментарии