На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәизгә кайгы килгән

«Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз зур югалту кичерә – аның әнисе мәңгелеккә китеп барган. Алып баручы мессенджерларда язган хәбәрдән аңлашылганча, якыны хастаханәдә вафат булган.

«Эх, әни, әнием! Чыга алмам инде мин моннан, дидең. Китеп бардың. Хуш, бәхил бул», – дип яза ул, кардиореанимация бүлегенең фотосын куеп.

Әле күптән түгел генә Дилбәр Фәизгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турында да язган идек. Кайгы бәхет белән янәшә йөргән шул…

Дилбәр Фәизнең тирән кайгысын уртаклашабыз!

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх