Бездәге табигатьнең матурлыгын күреп бетермибез икән. Үзебезнең урман аланында шулай ятып булырмы икән, дип уйлап яткан идем.
Бу турыда госпитальдә дә уйландым. Ул вакытта халык «кар кайчан туктый» дип зарлана иде. Беләсезме, кеше юктан зарланып ята. Халыкның 50 проценты ни беләндер канәгать түгел, гел нидер кирәк, нидер җитми...
Саба егете, көрәшче, җырчы, раланып кайткан Ленур: «Тычкан ашаган ипине үзара бүлгәндә күп нәрсәгә карашлар үзгәрә»: https://intertat.tatar/news/yaralanyp-kaitkan-lenur-tyckan-asagan-ipine-uzara-bulganda-kup-narsaga-karaslar-uzgara-5865286
Урман буйлап барабыз, тамак ач, гөлҗимеш үсеп утыра. Туктап ашадык. Авылда алай агачтан ашамыйбыз бит инде. Шул вакытта: «Кайтуга гөлҗимеш утыртам», – дип сүз биргән идем үземә. Күп нәрсәнең кадерен аңлыйсың. Яраланасы көнне 11 ноябрьдә җылы, кояшлы матур иде. Иртән күккә карап яттым. Анда агачлар да матур түгел, карандаш белән сызып ясаган рәсем кебек.Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии