На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...

Татарстанда апрельдә һәм майда һава торышы нинди булачак?

Татарстанда айлык температураның уңай аномалиясе март ахырында, шулай ук апрельдә һәм майда да сакланачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Татарстанда айлык температураның уңай аномалиясе 2024 елның июненнән бирле күзәтелә инде. Климатик вазгыять салкынга, тискәре аномалиягә кереп китәрлек итеп үзгәрә алмый.

Бу уңай температура өстенлек итү тенденциясе, якынча озак вакытлы фаразлар буенча, март аенда ачык күзәтелә һәм Казанда 5 градуска җитә», – диде ул.

Синоптик мәгълүматлары буенча, март ахыры һәм апрель башы бик җылы булачак. Апрельдә һәм майда да уңай температура аномалиясе саклана.

«Әмма бу күрсәткеч улкадәр сизелерлек булмаячак – +5-6 градус ук түгел, ә климатик нормадан +1,5-3 градуска югары була», – диде Шувалов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх