Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Татарстанда июнь аенда уртача айлык температура нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә, ул республика буенча 17,8 градус тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, июнь аенда безнең төбәктә явым-төшем күпьеллык нормага якын булыр дип көтелә, ул Казанда – 57, республикада 60 миллиметр тәшкил итә.
«Июнь һәм июль – елның иң яңгырлы айлары. Иң күп явым-төшем, гадәттә, июль аенда күзәтелә», - дип искәртте Гоголь.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда июль һәм август айларында температура нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана. Татарстанда июль аенда уртача айлык һава температурасы - 19,9 градус, ә августта 17,7 градус тәшкил итә. Җәй айларында явым-төшем (июльдә – 56, августта - 54 миллиметр) климат нормасы чикләрендә көтелә.
Төгәллек кертелгән фаразлар һәр ай башында тәкъдим ителәчәк, дип искәртте Гоголь. Гомумән, аның сүзләренчә, җәй эссе булачак, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии