
Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узды.
13-14 ноябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан беренче тапкыр Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үткәрелде.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылды.2-16 октябрьдә олимпиаданың беренче туры үтте. Анда урта һөнәри белем бирү йортларыннан 609 студент катнашты. Чарада катншау өчен теркәлгән студентлар татар теле һәм әдәбиятыннан онлайн форматта тест сорауларына җавап бирде. Икенче турга 221 студент үтте.
Олимпиада 2 номинациядә барды – татар телен туган тел буларак белүчеләр һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр арасында. Беренче турда 100 баллдан 65 һәм аннан да югарырак балл җыючылар икенче турга үтте. Икенче турда студентлар «Минем һөнәрем һәм минем эшчәнлегем киләчәктә Татарстан Республикасы мәнфагатьләренә ничек ярдәм итәчәк» дип аталган проект эшен якладылар. Һәр студент 3 кешедән торган комиссия каршында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Иң матур сөйләмле, татар телендә афоризмнар кулланып сөйләүче, татар әдәбиятын яхшы белүче, үзләренең һөнәре белән бәйле татарча терминнар кулланучы студентларның чыгышлары югары бәяләнде. Бу олимпиада татар телен өйрәнүгә кызыксындыру һәм аның престижлы икәнен күрсәтү максатыннан оештырылды, – диде филология фәннәре кандидаты, доцент, олимпиаданы оештыручы Эльвира Николаевна Динмөхәммәтова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Безнең институт базасында мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар белән бик күп төрле чаралар оештырыла. Бу – ачык ишекләр көне, төрле олимпиадалар, конкурслар. Шунысы куандыра: быел беренче тапкыр безнең институтта урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада оештырылды. Бу чарада Республикабызның 47 техникум һәм колледжларыннан студентлар катнашты. Икенче турга килеп, үзләренең проектларын яклаган һәр студент белән безнең жюри әгъзалары аерым әңгәмә корды, үзләренең киңәшләрен бирде. Һичшиксез, безнең институтта мондый олимпиадалар тагын уздырылыр, дип өметләнәбез. Ә олимпиадада катнашкан студентларга, аларның укытучыларына, әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – дип билгеләп үтте Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гомумән, олимпиада хәрәкәтләрен карасак, урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары өчен татар теленнән олимпиадалар юк. Шуңа, без университет җитәкчелеге белән киңәштек һәм беренче тапкыр шундый олимпиада оештырырга булдык. Бу олимпиаданы оештырырга финанс яктан ярдәм өчен, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу олимпидада төрле юнәлештә укучы студентлар катнашты. Алар арасында булачак табиблар, технологлар, сәүдәгәрләр, сатучылар һәм башка һөнәр ияләре дә бар иде. Татар телендә бик яхшы сөйләшүче, тумышы белән Аксубай районы егете, киләчәктә юл төзүче булырга хыялланган Ранил Шәрәпов олимпиададан калган тәэсирләре белән бүлеште.
Киләчәктә юл төзүче булырга хыялланам. Татарстаныбызга, илебезгә яраклы эшчән, тырыш белгеч булырга телим. Олимпиада миңа бик ошады, әзерләүчеләргә зур рәхмәт, – диде ул.
«Минем өчен бу олимпиадада катнашу – яңа тәҗрибә булды»
Олимпиадада үз проектларын яклагач, студентлар институтта урнашкан «Белем» музеенда булды. Бу музей әле күптән түгел генә ачылды. Ул – Казанда фән һәм мәгарифкә багышланган бердәнбер музей. Әлеге музейда Арча педагогия көллиятендә укучы 2 курс студентлары белән аралашып алдым. Беренче әңгәмәдәшем – Зәринә Гыйльметдинова.
– Мин башлангыч сыйныф укытучысы булырга укыйм. Бүген жюри әгъзалары алдында укытучы һөнәренең Татарстан Республикасындагы роле һәм үзебезнең педагогика көллияте турында сөйләдем. Булачак педагог буларак, Республикабызга нинди өлеш кертәчәгем, киләчәк буыннарга тапшырасы белемнәр турында да әйтеп үттем. Мин үзем Арча «Нур» балалар студиясенә дә йөрим, чыгышымда моны да билгеләп үттем.
Киләчәктә кем булырга уйлыйсың – педагогмы яисә журналистмы?
Мина жюри әгъзалары да бу сорауны бирде. Минем, Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, КФУга татар филологиясе һәм журналистика юнәлешенә укырга керәсем килә. Фикерем үзгәреп куйса, укытучы булырмын.
Киләчәктә шәһәргә китеп эшләргә телисеңме?
Минем Казанда яисә Биектау районында эшлисем килә.
Балалар белән уртак тел табу авыр түгелме?
Икенче курста гына укыйм, әлегә мәктәптә практика үткән юк, төгәл әйтә дә алмыйм. Ә болай гади тормышта балалар белән уртак тел табам мин. Балалар белән ничек сөйләшәсең – алар да синең белән шулай ук булачак.
Рәхмәт. Уңышлар сиңа!

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Таңсылу Мөхәммәтгалиева да башлангыч сыйныф укытучысына укый булып чыкты.
Олимпиаданың беренче турын эшләү авыр булдымы?
Беренче турда сораулар бик күп иде, шуңа кайберсендә авырлыклар туды. 2-3 сорауны җавапсыз калдырганмындыр. 100 баллдан 70-80 тирәсе балл җыйдым.
Бу олимпиаданы эшләргә укытучың булыштымы?
Юк, без аны, берничә кыз җыелып, тулай торакта эшләдек.
Бүгенге жюрига нәрсә турында сөйләдең?
Мин бүген үзебезнең укытучылар династиясе турында сөйләдем. Минем әбием, әти-әнием һәм тагын бик күп апа-абыйларым укытучы булып эшли. Алар хәзер мин укый торган Арча педадогия көллиятен тәмамлаганнар. Шулай ук чыгышымда бүгенге көндә укытучыларның төп максатларын һәм бурычларын да әйтеп үттем.
Укытучы һөнәренә укуы авырмы?
Җиңел дип әйтмәс идем.
Жюри биргән сораулар авырлык тудырмадымы?
Юк, аларның сорауларына әйбәт кенә җавап бирдем.
Гомумән, синдә бу олимпиададан нинди тәэсирләр калды?
Минем өчен бу олимпиадада катнашу – яңа тәҗрибә булды. Минем, гомумән, татар теленнән олимпиадаларда катнашканым юк иде. Бик канәгать булып калдым.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Бу көн бик тыгыз иде. Татар теле укытучылары өчен КФУның филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Нурмөхәммәтова мастер-класс үткәрде. Соңрак, укытучылар да «Белем» музеенда кунак булдылар. Шуңа өстәп, барлык катнашучыларны тәмлүшкәләр һәм чәй белән сыйладылар.
14 ноябрь көнне олмипиаданың иң көтелгән өлеше – бүләкләү булды. Әлеге тантаналы өлешкә ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова килде. Алар барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Әлеге бәйрәмгә бик шатланып килдем. Әгәр телебезне саклыйсыбыз килә икән, аны башка кешеләргә йөкләргә кирәкми. Телебезне үзебез сакламасак, аны беркем дә сакламаячак. Бер-беребез белән татарча сөйләшик, сезгә рәхмәт, сез курыкмыйча, каушамыйча, әлеге бәйгегә килгәнсез. Монда булачак табиблар, механиклар, ветеринарлар утыра, сезгә, милли тәрбия биргән әти-әниләрегезгә һәм татар теле укытучыларыгызга рәхмәт. Әлеге олимпиаданы һичшиксез киләсе елларда да уздырачакбыз, – дип билгеләп үтте Камил Ногаев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук, ул Рәдиф Җамалетдиновка, Рамил Мирзаһитовка һәм Эльвира Динмөхәммәтовага Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәхмәт хатларын тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Олимпиадада беренче урын алучыларга – 50, икенче урынга – 40, өченче урынны яулаучыларга 30 мең акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук аерым кызыксындыру номинацияләрендә җиңүчеләр 20 мең акчалата бүләккә ия булды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге: I урын – Хафизов Рәниф Ралиф улы (Лениногорск нефть техникумы); II урын – Зәйнагиева Азалия Наил кызы (Казан медицина көллияте); III урын – Галиуллина Зөһрә Радик кызы (КФУның Яр Чаллы институты көллияте). Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге: I урын – Уэтова Яна Владимировна (Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте); II урын – Кириллов Михаил Николаевич (Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте); III урын – Борисов Вадим Алексеевич (Әлмәт һөнәри көллияте студенты). Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге: «Татар әдәбиятын иң яхшы белүче» – Гайниева Илүзә Илназ кызы (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте); «Сүз остасы» – Галиева Айзилә Заһит кызы (Казан технология һәм дизайн көллияте); «Сөйләмдә сурәтләү чараларын оста кулланучы» – Вәлиуллина Илүзә Илнур кызы (Буа медицина училищесы); «Темага фәлсәфи якын килүче» – Солтанов Альмир Эльнар улы (Актаныш технология техникумы); «Һөнәри лексиканы татар телендә иң яхшы белүче» – Сафиуллина Алия Фәрит кызы (Нәкый Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогия көллияте).
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии