На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

«Ана даны» медале алган 7 балалы ана торак шартларына зарлана: өй баннер белән тышланган

Әлмәт районының Новотроицкое авылында яшәүче күп балалы ана Гүзәл Зуйкова 7 ел буе торак шартларын яхшыртуга чиратта тора. Ул 43 квадрат мәйданлы агач йортта ире һәм 7 баласы белән яши.

Гүзәл – волонтер, «Мир добрых людей» штабын җитәкли, «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән: 3 кыз һәм 4 малай тәрбияли.

Балаларның барысы да янәшә йоклыйлар: кызлар – әниләре белән, малайлар әтиләре белән, 3 зур бала – диванда. Кыш көне өйне стенасына реклама баннеры ябыштырып җылыталар. Гүзәл 7 ел элек опекага алган тагын 1 малайны уллыкка алырга тели – ул эчкече әтисеннән качып киткән. Ләкин аны гаилә балалар йортыннан ала алмый – закон буенча, өйдә урын юк.

Зуйковлар торак шартларын яхшыртуга документларны 2017 елда ук тапшырганнар. Аларны мохтаҗ дип таныганнар, ләкин хатын-кыз прокуратурага һәм Тикшерү комитетына барганчы, чират күчмәгән.

Узган атнада гаиләгә Торак фондында Казанда вариантлар булуын әйткәннәр. Бер көннән соң яңа хәбәр килгән: йортның стеналары җимерелмичә, гаиләне күчермәячәкләр, дип яза «Маш иптәш» телеграм-каналы.

Ссылка на первоисточник
наверх