На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хуҗасыннан качкан атлар шәһәр урамында ике кызны таптап имгәткән – видео

Кемеровода торак йорт ишегалдында чабып килгән 2 ат 2 кыз баланы таптаган. Бер кызның умыртка сөягенә зыян килгән, икенчесе тырналу җәрәхәтләре белән котылган. Соңрак атларның икесен дә табып, законлы хуҗаларына кайтарганнар. Атның хуҗасы белән полиция хезмәткәрләре сөйләшкән инде, дип хәбәр итә РЕН ТВ сайты.

7 яшьлек Полинаны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр. Кыз бала өеннән чыгып берничә секунд узуга ат тояклары астында кала. Бәхеткә, баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый, диелә.

Атлардан зыян күргән икенче кыз да Полина белән бер үк палатада кала. 12 яшьлек кызның умыртка баганасында сынган урыннар булуы ачыкланган.

Атлар кешеләр яши торган урынга көтүлек урыныннан качып килгән. Бер айгыр икенчесенә ташланган, шуннан иреккә чыгып, аны урам буйлап куып киткән.

«Агымдагы елның 2 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Новокузнецк шәһәре буенча идарәсенә биредә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул Орджоникидзе районындагы ишегалдында хуҗалары контроленнән чыккан 2 ат күпфатирлы йорт подъезды яныннан чабып узуын хәбәр итә. Шул ук вакытта хайваннарның берсе аның 7 яшьлек кызын бәреп уза», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хезмәткәре Алина Реут.

Качкан атларны 2 тәүлек диярлек эзләгәннәр. Рубин кушаматлы кара атны күрше районда бәйләнгән хәлдә тапканнар. Ике атның да хуҗалары билгеле. Полиция хезмәткәрләре аларның ни өчен үз хайваннарын карап тормауларын ачыклый, ә балаларның ата-аналары судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Алар ат хуҗаларыннан реабилитация бәясен компенсацияләүне таләп итәчәк, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх