На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Белгечләр телефонда мөһим мәгълүматны сакламаска киңәш итте

Документларның фотографияләрен, парольләрне һәм конфиденциаль фотоларны смартфонда түгел, ә болытлы саклагычларда саклау яхшырак. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».

«Заманча смартфоннар – элемтә чарасы гына түгел.

Анда безнең акчалар, документлар һәм шәхси тарих саклана. Җайланма мошенниклар кулына эләккән яки алар смартфонны читтән ачып кергән очракта, кеше документларын һәм акчаларын югалтачак», – диелә идарәнең телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Мошенниклар беренче чиратта паспорт, СНИЛС, ИНН, машина йөртү таныклыгы яки банк карталарының сканнарын эзләячәк. Кешенең шәхси аккаунтларына керү яки аның исеменнән ялган аккаунтлар ясау өчен бер генә фотография дә җитәчәк, дип өстәделәр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, парольләрне браузерларда яки мессенджерлардагы шәхси чатларда саклау да куркыныч булырга мөмкин.

«Әгәр телефон мошенник кулына эләксә, ул сезнең бөтен цифрлы тормышыгызны тулысынча контрольгә алачак. Парольләр саклау өчен менеджерлар куллану яки аларны оффлайн язып саклау яхшырак», – дип киңәш итте полиция хезмәткәрләре.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх