На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

• виктор комягин
что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
• Бергсерг Бергсерг
Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Җәвит Шакиров, концертлар булмаганда, акча эшләү ысулын тапкан: «Мактаныйм әле»

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа шөгыле турында хәбәр итә. Концертлар булмаганда, акча эшләү ысулын тапкан ул. Беренче заказының нәтиҗәсен дә күрсәтте. «Заказлар кабул итәм» дип язган артистка үз йортлары белән яшәүче сәхнәдәшләреннән заказлар да килә башлаган. Табышлы шөгыль тапканга охшап тора.

«Эшем белән мактаныйм әле. Менә дусларга килдем. Минем бакчадагы туя агачларын күрделәр дә, «безгә дә ясап бир әле» диделәр. Менә шундый шедервлар ясап куйдым. Ошагандырмы, юктырмы, матур инде. Туялар кыш көне бик сынганнар, формаларын бик туры китереп булмый. Әле үсеп киткәч матураячак. Минем бүгенге хезмәтем», – сөйли артист.

«Безгә дә кирәк. Ничә сум?» – дип язган Булат Бәйрәмовны «түләп бетерә алмыйсың» дип куркыткан әле юморист.

Шулай ук танылган телетапшырулар алып баручы Зәмира Рәҗәпова да заказ биргән.

«Өтелгән тавык кебек» дип язучыга «юк, аннары куера, бик матур була» дип җавап биргәннәр.

Артистның кулыннан килмәгән эше юклыгына сокланучылар да бар. «Барысын да булдырасың! Осталардан хәтта уздырасың!» – дип комментарий калдырганнар.

Ссылка на первоисточник
наверх