На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

3 операциядән соң 1 ел комада яткач үлгән хатын туганнарыннан 25 млн сум сорыйлар

Красногорск шәһәрендә яшәүче хатын шәхси клиникада 3 тапкыр операция ясата, аннары комага китә һәм 1 елдан үлә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

68 яшьлек хатында онкология була. 2023 елның ноябрендә, аның үпкәләреннән сыеклыкны суыртып алу өчен, 2 тапкыр операция ясыйлар. Аннары аның эченә кан сава, һәм йөрәге туктый.

«Өченче операция ясадылар. Шуннан соң ул комага китте», – дигән сайт чыганагы.

1 ел чамасы, 27 ноябрьгә кадәр ул шундый халәттә ята. 28 ноябрьдә үлә. Хастаханә исә мәрхүмәнең туганнарына 25 млн сумлык хисап тоттыра – күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү.

Пенсионер хатын гаиләсе исә хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән. Алар, шәхси клиникада ярдәм дөрес күрсәтелмәү аркасында туганыбыз үлде, дип шикләнә.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх