На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Иркә ире Артурның хәле турында әйтте

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур, каты яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәвалана. Бу хакта җырчы җәй уртасында хәбәр иткән иде. Ул иренә катлаулы операция ясачаклары хакында сөйләде. Шуннан бирле Иркәнең Артур турында бер дә яңалыклар җиткергәне булмады. Социаль челтәрләрдәге дуслары да җырчыдан Артур турында гел сорашып тордылар, ул аларның барысын да җавапсыз калдыра килде.

Ниһаять, җырчы үзенең ВКонтактедагы төркемендә Артурның хәле алга таба баруын әйткән. «Ирегезнең сәламәтлеге ничек» дип сораган бер язылучысына ул: «Аллаһка шөкер, барысы да яхшы», – дип җавап кайтарган.

Дуслары Иркәгә Артур өчен бик шат булуларын яза, аның тизрәк савыгып, гаиләсенә янына кайтуын тели.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх